Календарь
Поздравления с Новым годом Поздравления на день Святого Валентина
Поздравления с днем защитника Отечества Поздравления с 8 марта
Поздравления на 9 мая Поздравления с днем Независимости РФ
Чат
Астрология
гороскоп
Афоризм дня
Законы Мерфи
Наш опрос
С чего начинается ваш просмотр сайта?
Всего ответов: 12
Радио-Online
Местное Радио
Радио-MIX
Праздники России
Праздники России
Праздники России
Мусульманские праздники
Полезные ссылки
5

ЮГАРЫ ТЕГЕРМӘНЛЕК: МӘЧЕТЛӘР ТАРИХЫ, МУЛЛАЛАР ЯЗМЫШЫ

  • [ Скачать с сервера (5.86 Mb) · Скачать удаленно (5,9 МБ) ]
  • ЭЧТӘЛЕК:
    1. Кереш
    2. Югары Тегермәнлек: мәчетләр тарихы
    3. Муллалар һәм аларның язмышы
    4. Мәчетләрнең ябылу тарихы
    5. Йомгаклау
    

    Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

    Милләтем, динем, телем дип янган, шушы нигез ташларын саклап калыр өчен бар көчен салган халкыбызның асыл җанлы ул-кызлары истәлегенә багышлыйм.

     

    Кереш

     Аллага шөкер, ниһаять Балык бистәсе районында урнашкан Югары Тегермәнлек авылы тарихы турында беренче хезмәт тупланды. Кызганычка каршы, моңа кадәр туган авылым турындагы тарих 1917 елдан соң гына башлана иде. Аңа кадәрге авыл тормышы беркайчан да киң яктыртылмады. Тарих фәннәре кандидаты, райондашым Нурулла Гарифның нык булышлыгы белән бу изге эшкә тотына алдым. Аның киңәшләре очсыз – кырыйсыз тарих дәрьясында адашмас өчен маяк булып тора. Шуларга карап туры юл ачылды. 10 ел дәвамында тупланган материалларга соңгы вакытта табылган архивтагы документлар кушылып,  азмы – күпме авыл тарихын күзалларга мөмкинлек туды дип, әйтергә кирәк. Эшләгән кешенең эше күп була, - ди халык. Шуның шикеллерәк тарихны өйрәнгәндә күпне белмәгәнең ачыклана бара. Шул ук вакытта тарихның төпсез кое шикелле булуына инанасың. Анда казынган вакытта яңадан – яңа материаллар табылып тора, үзеңә яңа ачышлар ясыйсың

    Туган авылым Югары Тегермәнлек тарихы буенча шактый гына материаллар табылды. Аларны тәртипкә салып, якташларымны алар белән таныштырып барасым килә. Иң беренче чиратта мәчетләр тарихы буенча хезмәт язарга булдым.

    Хәзерге авыр чорда педагогларның һәм мөселман диненең бер уртак максатлары бар, ул да булса  - яшь буынны әхлаклы итеп тәрбияләү. Элекке чордагы рухи кыйммәтләрне югалту аркасында хәзерге буын авыр хәлдә калды, аның хәзер терәге юк шикелле. Моннан чыгу өчен барлык җәмгыятьтә булган оешмаларныңөлкәләрнең берләшүе кирәк. Шул ук вакытта туган як тарихын, җиде буын бабаңны белмичә нинди дә булса рухи сәламәтләнүгә юл юк икәнлеген аңлыйсың.

    Туган авыл тарихын өйрәнү исемле изге эшкә керешкәндә Югары Тегермәнлекнең ике мәчетенең дә аксакаллары белән киңәшләштем,  фатиха алдым, матди булышлыклары турында да әйтеп китмичә булмый. Шуларга рәхмәт йөзеннән Югары Тегермәнлек авылы тарихының беренче өлешен мәчетләр тарихына багышлыйм.

    Зур рәхмәтне, материалларны туплаганда матди яктан нык булышканлыгы өчен Балык бистәсендә яшәүче авылдашым Исламнур абый Зиннәтуллинга әйтәсем килә. Дөрес әйткәнең Исламнур абый, кулың җиңел булды.

    Авылда яшәп, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Фәнис абый Галәветдиновка, аның гаиләсенә, сүземне, үземне кире бормыйча матди ярдәмгә килгәнлеге өчен зур рәхмәт.

     

    Йомгаклау

    Балык бистәсе районында урнашкан Югары Тегермәнлек авылы мәчетләре тарихы буенча югарыда китерелгән материаллар аша бик күп нәрсәне аңларга мөмкин. Беренчедә авылның зур тарихы бар, һәм алар яхшы хәлдә архивларда саклана. Икенчедән безнең авыл зур булуы, мәчетләрнең күп булуы белән берлектә, белемле, элек - электән хезмәтчән булган. Ә архивтагы документлар шуны раслый, авыл турындагы тормышны күз алларга булыша. Туган як тарихын белгән кеше генә иманлы була ала дип уйлыйм. Әгәрдә бу хезмәтнең авылдашларга нинди генә булса да файда китерә икән, мин шуңа бик шат булыр идем.

        Югары Тегермәнлек авылы тарихына багышланган беренче хезмәт шуның белән тәмам. Бу язмалардагы мәчетләргә багышланган материаллар, әлегә табылганнар гына. Киләчәккә тагы документлар табылыр дип ышанам. Ә туган авылым тарихына багышланган калган мәгълүматлар икенче бер хезмәттә урын алыр дип уйлыйм. Алар да инде хәзерге көндә шактый тупланды.


    p.s. Прочитать полный текст публикации можно в прикрепленном файле (см. выше, под названием материала)

     
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]