Календарь
Поздравления с Новым годом Поздравления на день Святого Валентина
Поздравления с днем защитника Отечества Поздравления с 8 марта
Поздравления на 9 мая Поздравления с днем Независимости РФ
Чат
Астрология
гороскоп
Афоризм дня
Законы Мерфи
Наш опрос
С чего начинается ваш просмотр сайта?
Всего ответов: 12
Радио-Online
Местное Радио
Радио-MIX
Праздники России
Праздники России
Праздники России
Мусульманские праздники
Полезные ссылки
4

ЮГАРЫ ТЕГЕРМӘНЛЕК: ҖИРЛӘРЕ, ХАЛКЫ, ТАРИХЫ

  • [ Скачать с сервера (6.00 Mb) ]
  • ЭЧТӘЛЕК:
    1.  Фәнни мөхәррирдән
    2.  Кереш сүз
    3.  Авылыбызның башлангыч тарихы
    4.  Хаҗи Гәрәй дастаны
    5.  1561 елгы документтан бер хәбәр
    6.  Износков И.А. Уракчы олысына бәяләмә
    7.  Югары Тегермәнлек авылы биләмәләре
    8.  Авыл халкы җан исәбе
    9.  Ревизия материаллары буенча
    10.Метрика кенәгәләренә сәяхәт
    11.Кайбер авылдашларның шәҗәрәләре
    12.XX гасыр башында яшәп, тормыш иткән авылдашлар
    13.Вак товар җитештерүчәнлеге
    14.Пугачев Балык бистәсендә

    Фәнни мөхәррирдән

    Югары, Түбән Тегермәнлек (Тимерлек) авыллары фәндә Чулман алды дип аталучы җирләрнең уртасында урнашкан. Бу төбәктәге авылларның иң борынгыларына болгар чорында, төгәлерәк әйткәндә, X-XI нче гасырлар да ук нигез салынган. Тегермәнлек авыллары Борынгы Чаллы белән Кашан шәһәрләре арасында урнашкан. Әлеге шәһәрләрнең икесенең дә төзелә башлау чоры XI-XII нче гасырлар белән билгеләнә (Хузин Ф.Ш. Булгарский город в X-XIII вв. – Казань, 2001. – с. 31.) Сүз дә юк, шәһәрләр үзләре дә авыллар нигезендә барлыкка килгән. Шул сәбәпле, авыллар тарихы тагын да борынгырак чорларга тоташа дип өйтергә мөмкин.

    Чулман алды төбәге тарихына ачыклык кертүче елъязма чыганакларда, Чулман алды җирләренә бәйле, 1183 нче елда булып узган вакыйгалар искә алына (ПСРЛ, I, 1962, с. 125-126). Елъязмада Болгар дәүләтенә 1183 (1184) елда Владимир-Суздаль кенәзе тарафыннан оештырылган һөҗүмнәр уңаеннан мондый юллар бар: "Иделнең Болгардан астарак өлешендә урнашкан Исады утравында, урыс көймәләре тупланып, шуннан Олуг шәһәргә (Биләргә) һөҗүм ясадылар. Бу сугышлар вакытында Исады утравына көймәләр белән Саба-күлләр, Челматлар һәм дә алар белән бергә Тәмте болгарлары – барлыгы 5 мең кеше берләшеп килеп һөҗүм иттеләр” (ПСРЛ, I, 1962, с. 390).

    Күргәнебезчә, елъязмада болгарларның 3-4 кабилә атамалары искә алына. "Челмата”, "Сабакулян”, "Темтюзи” атамаларын тикшергән профессор С.М.Шпилевский географик атамаларга бәйле бу кавемнәрнең яшәү урыннарын билгели. "Бу халыкларның берләшеп Биләр халкына ярдәмгә килүләре, аларның бер тирәдә тупланып, якын күршелектә яшәүләрен аңлата”, – дип яза ул (Шпилевский, 1877, с. 143). Д.Б.Греков һәм Н.Ф.Калинин да, борынгы чорлардан ук шәһәрләр белән географик җирләргә шунда яшәүче халыкларның атамасын бирү гадәтен искә алып, Саба, Күл, Челмата һәм Тәмтүз атамаларын болгар кабиләләренең этнонимнары дип саныйлар (Греков, Калинин, 1948, с. 108). Кама елгасының уң як яры һәм аның мондагы елга бассейнындагы җирләрнең X-XI нчы гасырларда ук болгарлар хакимлегендә булуы төбәктә сакланып калган археологик һәйкәлләр белән дә раслана. Р.Г.Фәхретдинов әлеге халыкларның Мишә елгасының түбән өлеше, Бәтке һәм башка кечерәк елгаларның бассейннары тирәсендә яшәгәнлекләре турында яза (Фахрутдинов, 1975, с. 46-47).

    Язмадан күренгәнчә, болгарларның тиз арада хәбәрләшеп, Олуг шәһәрләре – Биләргә ярдәмгә җыелулары аларның күмәк, бердәм булуларын белгертә. Аларның тиз арада 5 меңлек гаскәр җыеп, көймәләрдә џөҗүм ясау мөмкинлекләре булуы да игътибарга лаек. Бу чорларда 20-30 сугышчы бирә алырлык авылларны да зур авыллар исәбенә кертергә була. XII гасыр ахырында алар күбесенчә Чулман буйлары һәм аңа коючы вак елгалар тирәсендә яшәгәннәр. Без атап узган җирләр тирәсендә XII гасырга караган дистәгә якын шәһәр, авыл һәм зират урыннары билгеле (АК, 1981, с. 121-122

    Бүгенге чорда да Мишә белән Нократ елгасы арасындагы үзәк җирләрдә, Саба, Күл, Тәмте, Чаллы атамаларына бәйле күп кенә елга џәм авыл исемнәре сакланып калган. Мәсәлән, Тәмте сүзенә бәйле Мишә елгасына коя торган Тәмте елгасы џәм шул тирәләрдә урнашкан Төрек Тәмте (Иске Йорт), Тәмте-Мәтәскә џәм Тәмте авыллары; Саба сүзенә бәйле Саба елгасы, авыллардан Сабабаш, Иске Саба, Юл Саба (Балтач), Чәпки Саба, Байлар Сабасы, Шайтан Сабасы џ.б; Күл исеменә бәйле атамалардан Иске Карабаян яисә Күл Башы, Зәңгәр Күл, Югары Күл џәм Күл (Кульга) авыллары; Челмат-Чаллылар исә – Челман яисә Чулман кешеләре. Чаллы елгасы (хәзерге чордагы аталышы Шомбыт) тирәсендә урнашкан 11 Чаллы авылы – Яңа, Иске, Югары, Түбән Чаллылар, Чаллы башы, Тәберде, Мәмле, Бикчурай Чаллысы џәм башкалар.

    Югары Тегермәнлек авылына күрше урнашкан Ямаш авылы аша агучы Суша елгасы тармагының да Чаллы дип аталуы игътибарга лаек. Чаллы һәм Әче елгалары кушылган урында Болгар, Алтын Урда чорларына караган авыл хәрабәләре урыны билгеле (Фахрутдинов, 1975, № 1294, с. 156).       

    Югары Тегермәнлек авылының икенче күршесе Юлсубина – "Саба юл”ына урнашкан авыл буларак барлыкка килгән. Авыл янында, мәйданы 30000 квадрат метрга җиткән, борынгы болгар авылы эзләре сакланган (Фахрутдинов, 1975, № 1292, с. 156). 

    Югары Тегермәнлек авылы кайчан барлыкка килгән соң? Бүгенге көндә бу сорауга ачыклыкны археологик тикшеренү эшләре кертер иде. Әмма бу чара бүгенге көнгәчә әле уздырылмаган.

    (2006 елның 11 декабрендә Илфар Габдрахманов авылның борынгы өлешеннән табылган керамик материал белән таныштырды. Аларның бер өлеше Алтын Урда чоры керамикасы белән тәңгәл килә. Шул ук урында тимер эретмәсе (крица) калдыклары, көл-күмер катламнары табылуы турындагы хәбәрләр дә игътибарга лаек. Бу хәбәрләрдән, әлеге урында борынгы чорларда тимер коючылар бистәсе урнашканлыгы шәрехләнә. Авылның атамасы да шуңа бер дәлил.)

    Югары Тегермәнлек авылы тарихы архивларда сакланучы документларга нигезләнеп, фәнни дәрәҗәдә язылган. Аның авторы, авыл мәктәбенең тарих укытучысы Илфар Габдрахманов, тарихчылар арасында үзенең "Югары Тегермәнлек: мәчетләр тарихы, муллалар язмышы” дигән хезмәте белән танылган иде инде. Кулыгызга алган бу хезмәте дә, бары тик мактауга, башкаларга өлге итеп тәгъдим итәргә лаек.

    Әлеге китап белән язма рәвештә танышканнан соң, күңелемне уйнатып алган бер очрак белән уртаклашасым килә. Кулыгызга алган китапта Зәетовлар (Биккинин) нәселенә ачыклык кертүче кенәгәләргә урын бирелгән. Төбәгебезнең дини тарихында бу нәсел, Хәлфә бабай – Идрис Зөлмөхәммәд углыннан кала икенче зур урынны алып тора. Бу данлыклы нәсел үзенең килеп чыгышы белән Югары Тегермәнлек авылына бәйле. Әлеге нәселнең шәҗәрәсе, милләтебез өчен эшләгән зур хезмәтләренә бәйле, үземне дә бик кызыксындыра. Зәетовлар нәселенең бүгенге көндәге язмышы нинди? Бу асыл затлы нәселнең тамырлары кипмәгәнме, ата-бабаларының рухы сүрелмәгәнме? Беләсе иде! Алар эшчәнлегенә бәйле документлар буенча гына да бер китап язып булыр иде.

    1795 елда Бигәнәй Зәетов (Биккиней Заитов) Югары Тегермәнлек авылының старостасы булган. Ул тирә-як авыл кешеләренең мәнфәгатен яклап, күп хезмәт куя (РГАДА. 1312 нче фонд, 2 тасв., 283, 284, 285, 543 нче эш кенәгәләре. Барлыгы 380 бит). Бигәнәй Зәетовның нәселе зур тармаклы булып, аның ул-оныклары да тарихи документларда күп чагылыш тапкан (Югары Тегермәнлек авылының 1721, 1742 елларга караган 1,2 нче ревизия кенәгәләре РГАДА. 350 фонд, 1762 елга караганы шул ук фондның 1216, 1219 нчы эш кенәгәләрендә саклана). Бу нәселнең тагын бер данлыклы шәхесе – Зәетов Мөхәммәтҗан Биккинин. Ул 1845 елдан имам, 1882 елдан ахун дәрәҗәсендә Күгәрчен авылының икенче мәхәллә мәчетендә хезмәт кылган. 1883 елда 2 нче мәхәллә мәчетен яңартып коралар. Яңа мәчеттә аталы-уллы Мөхәммәтҗан белән Мөхәммәдфатих эшлиләр. Соңрак Мөхәммәтҗан 1 нче, Мөхәммәдфатыйх 2 нче мәхәллә мәчетенә җитәкчелек итәләр (Заитовлар турында Башкортстан Республикасының үзәк архивы; И-295 нче фонд; 3 тасв., 10424; 14489 нче кенәгәләр; 5 тасв., 14700 нче кенәгә; 6 тасв., 526 нче кенәгә; ТР МА, 2 нче фонд; 2 тасв., 273, 2598, 4961, 7100, һ.б. эш кенәгәләре аша өйрәнергә мөмкин).

    Зәетовларның Күгәрчен авылына күчкәч дәвам иткән шәҗәрәләре Татарстан Республикасының милли архивында саклана (3 нче фонд, 2 тасв., 333 нче эш кенәгәсе, 678-728 бб., 1858 ел. № 14 Заитовлар). Архивларда Күгәрчен авылында Зәетовлар тарафыннан алып барылган метрикә кенәгәләре дә күп сакланган (бер өлеше Казанда – 4 нче фонд, 6 тасв.; икенчесе Уфада – И-295 нче фонд, 9 тасв., 1838-39; 1841-43; 1846-50; 1853-54; 1862 нче еллар). Ишетеп белүемчә, Күгәрчен авылы зиратында Зәетовларның каберләре дә билгеле, аларның язулы кабер ташлары да исән.

    Мөхәммәтҗан Зәетов төбәк тарихын өйрәнүгә дә зур игътибар биргән. Аның 1884 елда Казан Университеты каршында оешкан "Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте” хәбәрләрендә бастырып чыгарылган "Чаллы шәһәрлеге турында” дигән язмасы аерым игътибарга лаек (О Чаллынском городище в Лаишевском уезде, близ деревни Чаллы Шумбутской волости. Сообщение члена-сотрудника муллы деревни Кугарчино, Мухамедзяна Биккинина Заитова. – ИОАИЭ. Т.III. 1880-1882 гг. Год вып. 1884. – С. 277-280).

    Әлеге җәмгыятнең 1882 елның 24 февралендә узган XXIV нче утырышында Мөхәммәтҗанны әгъза буларак кабул итәләр. Татар халкы тарихын ачыклауга күп хезмәт куйган әлеге мәртәбәле җәмгыяткә кергән 3-4 татар кешесенең берсе була ул (ИОАИЭ. Т.V. 1884. – С. 14-15). (Исемлек 8 нче томда. Анда М.Б.Заитовта бар.)

    Илфар Габдрахманов тарафыннан бирелгән Югары Тегермәнлек авылы шәҗәрәсендә Зәетов, Биккининнар фамилиясе бер дистә, ә алар нәселендәге кешеләр саны йөзләр белән исәпләнә. 1858 елгы халык санын алу кенәгәсендә 2-3 кенә Биккинин һәм Зәетов фамилияләре бар. Бу үзгәреш күчеп китү яисә буыннар алышынуга бәйле барлыкка килгән. Әмма исем-атамалар үзгәрсә дә, нәсел җепләре шул ук, үзгәрмичә сакланган. Сүземне төгәлләп, бу укымышлы нәселгә күпме милләттәшләребезнең нәсел җепләре уралган икәнлеген беләсем һәм БЕЗ КЕМНӘРНЕҢ ОНЫКЛАРЫ ӘЛЕ?! дип сорыйсым килә. Хыялым – Зәетовлар нәселен барлап, аларның хезмәтен дөньяга чыгару эшенә яшьләребез алынсын иде.

    Үткәнебездә тарихыбыз язып калдырылмаган, булганы да юкка чыгарылган шул. Инде бүгенгесендә булса да соңламаска иде...

     

    Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

    Бабам Габдрахман Бәһманов белән  әтием Габделхәйнең рухына багышлыйм

     

    КЕРЕШ СҮЗ

    Узган  –  2006 ел – "Югары Тегермәнлек: мәчетләр тарихы, муллалар язмышы” исемле китабым чыгуы белән истәлекле булды. Авылдашларым өчен язылган әлеге хезмәт турында уңай фикерләр ишетү, мине яңа эзләнүләргә рухландырды. Сезнең кулга кергән әлеге китап та, туган авылым – Югары Тегермәнлек тарихына багышланды. Анда авылымның 1917 елга кадәре тарихы сүрәтләнә. Авылым тарихын мин архивларда сакланучы документлар аша тасвирларга тырыштым. Авылдашлырам сөйләгән риваятьләргә дә урын бирелде. Әлеге хезмәтем дә укучыларда кызыксыну уятыр дигән фикердә калам. Төп максатым – авылдашларыма үзләренең ерак бабаларын табырга ярдәм итеп, дөньялыкта нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен һәм ничек тормыш иткәннәрен күз алларына китерергә булышу. Авылыбыз бай тарихка ия. Аның тарихын бер-ике китапта гына чагылдырып бетерү мөмкин түгел. Әле колхоз, мәктәп тарихын да аерым китапта чагылдырасы бар. Беренче   булып чыккан "Югары Тегермәнлек: мәчетләр тарихы, муллалар язмышы” исемле китапны да, яңа документлар табылу сәбәпле, кабат бастырып чыгарасы иде. 

    Һәрбер мөселман кешесенә үзенең җиде буынын белү фарыз. Сәяси сәбәпләр аркасында без аны онытып җибәргәнбез. Китапта күрсәтелгән документлар аша мин сигез буын бабамнарны эзләп таптып. Авылдашлар да ерак әби- бабаларын бу хезмәттән эзләп табып, үзләренең шәҗәрәләрен төзерләр дип уйлыйм. Һәм аларга уңышлар телим.

    Форсаттан файдаланып, китабымны язу эшендә архивларга йөреп, материаллар алып кайтуда ярдәм күрсәткән авылдашларыма рәхмәт әйтәсем килә. Иң беренче чиратта  зур рәхмәтемне Фәрхулла Әгъзәм улы Заһидуллинга җиткезәм. Синең шикелле чын ир-егет авылдашларым булуы белән мин бик горурланам Фәрхулла абый!

    Гомерен мәгърифәтчелеккә багышлаган олуг авылдашым Шириаздан абый Гариповка исәнлек-саулык теләп калам.

    Шулай ук матди һәм рухи яктан булышканлыгы өчен Миңневазыйх Хаҗип улы Фатыйховка, Хәйдәр Хәкимулла улы Сафиуллинга, Фидаил Фәрзетдин улы Шәрәповка, Галәметдин Хәйретдин улы Нәгыймовка, Идрис Фатыйх улы Галиевка авылдашларым исеменнән бик зур рәхмәтләр җиткезәсем килә.


    p.s. Прочитать полный текст публикации можно в прикрепленном файле (см. выше, под названием материала)

     
    Всего комментариев: 0
    Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
    [ Регистрация | Вход ]