"Акчарлак” – республикабызда чыга торган алдынгы периодик басмаларның берсе. Газетаны нәшер итүчеләр – Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин белән аның тормыш иптәше Рүзилә Сафина. Газетаның беренче саны 2001нче елда дөнья күрә. Шуннан бирле ул атнага бер тапкыр А4 форматында 32 биттә бастырыла. Ун ел эчендә "Акчарлак”ның тиражы 2,5га артып, 2011нче елда 42 меңгә җитә һәм һаман арта бара. Тиражы сертификацияләнгән (Таныклык №616, 2010 елның 28 маеннан гамәлдә). Ике ел беррәттән 2010 һәм 2011нче елларда газета "Тираж – ел рекорды” премиясенең «Милли телдә иң күп тиражлы газета» номинациясендә җиңүче булып танылды.
"Акчарлак” информацион һәм күңел ачу юнәлешләрендә эшли. Ил һәм дөнья күләмендә сәясәт, икътисад, мәдәни, дини тормыш яңалыклары яктыртыла. Газета битләрендә аналитик материаллар, мәкаләләр, репортажлар урын алган; яшьләр, авыл һәм шәһәр кешесе проблемалары күтәрелә. Газета укучыларын танылган шәхесләр белән таныштыра, кызыклы тематик рубрикалар тәкъдим итә ("Зарлы телефон”, "Ир белән хатын”, "Сәләмәтлек” һ.б.). "Акчарлак” – бөтен гаилә өчен дә бер дигән газета! Анда олысы да, кечесе дә үзенә кызыклы булган мәгълүмат табар.
2003нче елдан башлап, "Акчарлак”та өстәмә айга бер чыгып бара торган татар телендәге «Ашыгыч ярдәм», «Уртак хисләр», «Авырмас өчен 101 кинәш», «Акчарлак сканворды», «Татар хатыны» газеталары дөнья күрә башлый, "Азан нуры” һәм "Строители Татарстана” журналлары бастырыла. Шулай ук нәшрият йорты олылар һәм балалар өчен файдалы китаплар, календарьлар чыгара.